Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Казанда кар соңга калып явачак
Ноябрьнең 20ләренә кадәр шәһәрдә уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Көзге аномаль җылылык булу сәбәпле, быел Казанда кар соңга калып явачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр итте.
«Беренчел фаразлар буенча, ноябрьнең 20ләренә кадәр Казанда уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми. Күпьеллык уртача мәгълүматларга караганда, мондый күчеш гадәттә 31 октябрьдә була. Бу — әле кар ятмаган чор алды сезоны. Беренчел фаразлар буенча, кар ноябрь ахырында гына ятачак. Әмма мондый озак сроклы фаразлар 60-70% ихтималы белән тормышка аша», — диде ул.
Метеоролог сүзләренчә, Казанда көзнең өченче ае аномаль җылы булачак. Татарстан башкаласында бу чаклы җылы ноябрьләр 2008 һәм 2013 елда булганнар. Күпьеллык уртача күрсәткечләргә караганда, гадәттә бу шәһәрдә кар 17 ноябрьдә ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз