Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанда Җиңү көне уңаеннан салют оештырырга мөмкиннәр
Быел Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына бәйрәм салюты уздырырга мөмкиннәр. Мондый мөмкинлек 9 май чараларын әзерләү һәм уздыру турындагы документта күрсәтелгән, ул хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә, бәйрәмгә шәһәр урамнарын төзекләндерү һәм бизәү, шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла. Моннан тыш, бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары каралган.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәкләр салу тантанасы да планлаштырылган. Планда аерым пункт булып «Үлемсез полк» йөреше санала, әмма әлегә аның көндезге яки онлайн-форматта узачакмы-юкмы икәне ачыкланмый.
Башка чаралар арасында – Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары өчен медицина тикшерүләре, обелискларны һәм хәрби каберлекләрне тәртипкә китерү, шулай ук ветераннарга ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акцияләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз