Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанда Хач ману бәйрәмендә һава температурасы буенча икенче рекорд куелган
1966 елдан 2020 елга кадәр Хач ману бәйрәмендә 0 дән югары температура ике тапкыр күзәтелгән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда Хач ману бәйрәмендә һава температурасы буенча соңгы 54 елда икенче рекорд куелган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
1966 елдан 2020 елга кадәр Хач ману бәйрәмендә 0 дән югары температура ике тапкыр күзәтелгән. 2007 елда — 0,5 градус, 2020 елда 0,4 градус тәшкил иткән.
Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев та 19 гыйнвар көнне һава температурасы елдан-ел күтәрелгәнен билгеләп узды. Иң еш күзәтелгән температура -5, -10 градус булганын әйтте.
Юрий Переведенцев бер халык сынамышын да искә алды. «Әгәр «крещение суыклары» чыннан да булса, җәй көне уңыш яхшы, Крещение көнне җылы булса, уңыш начар булачак», — дип әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз