news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда “Хәтер көне” 11 октябрьдә узачак

1552 елда Казанны саклап калуда һәлак булучыларны искә алуга багышланган чара иртәнге сәгать унда башкаланың Ирек мәйданында башлана. Анда татар зыялылары, атаклы галимнәр, дин әһелләре, яшь буын

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Быел Казанда “Хәтер көне” 11 октябрьдә узачак. Җыенны Бөтендөнья татар яшьләре Форумы, «Мәгариф» ассоциациясе, М.Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге, Татарстан Республикасы хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы һәм “Азатлык” яшьләр оешмалары оештыра.


1552 елда Казанны саклап калуда һәлак булучыларны искә алуга багышланган чара иртәнге сәгать унда башкаланың Ирек мәйданында башлана. Анда татар зыялылары, атаклы галимнәр, дин әһелләре, яшь буын вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.


Оештыручылар хәбәр иткәнчә, матәм чарасында катнашучылар башка еллардагы кебек үк бер маршрут буенча барачак. Көндезге беренче яртыда Сөембикә манарасы янындагы ханнар кабере тирәсендә һәлак булучылар рухына дога кылганнан соң, Хәтер көненә чыгучыларның бер өлеше Кол Шәриф мәчетенә, тагын бер өлеше зиратка барып, азатлык өчен көрәштә ятып калганнарны искә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100