news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда 96 чыршы куелачак

Быел Казанда 96 чыршы куелачак

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан мэриясендә шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Эдуард Иванов катнашында Яңа елга әзерлек буенча матбугат конференциясе узды.

Билгеле булганча, Яңа ел бәйрәмен оешкан төстә үткәрү өчен Казан шәһәре Башкарма комитет тарафыннан карар проекты әзерләнде. Шуның нигезендә оештыручылар планнар билгеләде.

Әйтергә кирәк, быел Казан бәйрәмгә яңача бизәләчәк. “Иң беренче чиратта шәһәрне утлар белән бизәүгә игътибар биреләчәк. Мәсәлән, Казанның Вахитов районын алганда быел Горький урамы төрле утлар белән яктыртылачак, чөнки элек ул караңгы кала иде. Болак урамнары да төсле-төсле утларга күмеләчәк. “Ярминкә мәйданында” исә узган ел чыршы гына торса, быел гәрә кар булса, “Луна-парк” куярга уйлыйбыз. Шулай ук шугалак та булыр дип фаразлыйбыз. Үзәк чыршынының тантаналы ачылышы 29 декабрь көнне сәгать 17.00да булачак”, - диде Э. Иванов. Ул бу бәйрәмнең бик матур булачагын ассызыклады, килгән кунаклар әкият, Шәрык дөньясында да булачакларын әйтте.

Шулай ук һәр районнның мәдәният йортларында да бәйрәм чаралары узачак. “Быел бәйрәмнәр Казан районнарында булмый икән дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, без бу традициядән тайпылмыйбыз. Киресенчә, быел Казанда барлыгы 96 чыршы куелачак. Бу узган елгыга караганда 7 чыршыга күбрәк, әмма без сан артыннан кумыйбыз, беренче чиратта сыйфатка игътибар итәргә тырышабыз”, - диде Э. Иванов. Моннан тыш ул быел Санта-Клауслар урынына үзебезнең Кыш бабай һәм Кар кызы күбрәк кулланылачагын белдерде. “Бу Россия бәйрәме һәм бездә Кыш бабайны куллану дөресрәк”, - диде Эдуард Иванов.

Фаразлар буенча, быел башкаланың ачык мәйданчыкларында 150гә якын чара узачак, ә театрларда һәм мәдәният йортларында исә 1000 тирәсе тамаша каралган. Бәйрәмнәрдә барлыгы 400 професиональ һәм үзешчән коллектив катнашачак. Моннан тыш, 63 китапханәдә викториналар, күргәзмәләрне үз эченә алган 200 чара узачак.

Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, чыршыларны сату быел 20 декабрьдән башланачак. Хәзер Татарстанның урман хуҗалыгы агентлыгы хезмәткәрләре чыршының бәясен билгели. Уртача ул 1 метрга 60 сум булыр дип фаразлана. Законсыз рәвештә чыршы кисүчеләр булмасын өчен Казанның Эчке эшләр идарәсе “Чыршы” дигән операция эшен башларга уйлый.

Ясалма чыршылар исә 3 метрдан алып 12 метрга кадәр 50 төрдә булачак. Аларның бәяләре 100 сумнан алып 30 меңгә кадәр каралган.

Казанның кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты да район хакимиятләре белән берлектә декабрь башларыннан Яңа ел бүләкләрен сату эшен оештыруга кереште. Ясалма чыршы, сувенирлар, бүләкләр башкаланың 700 сәүдә объектында сатылачак.

“Без казанлылар бәйрәм итә беләбез һәм моңа яхшы итеп әзерләнәбез дә”, - диде Э. Иванов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100