Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Казан үзәгендә цифрлы технологияләр кварталы барлыкка киләчәк
Элеккеге «Спартак» фабрикасы бинасында яңа IT-парк урнашачак.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Казан үзәгендә — элеккеге «Спартак» фабрикасы әйләнәсендә цифрлы технологияләр кварталы барлыкка киләчәк.
«Элеккеге „Спартак“ фабрикасы бинасында яңа IT-парк урнашачак. Ел азагына аны ачарга планлаштырабыз. Биредә өч мең яңа эш урыны барлыкка килүен фаразлыйбыз. Яңа IT-компанияләрнең еллык кереме 17 млрд сум булыр дип көтелә», — диде Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
«Спартак» фабрикасы территориясе гамәлдәге IT-парк, «Сувар» һәм «Урбан» бизнес-үзәкләре янында урнашкан. Аларның барысы да IT-компанияләр өчен җайлаштырылган. Биредә яңа IT-парк барлыкка килгәч, министр бу тирәлектән цифрлы технологияләр кварталы ясарга мөмкин булачагын әйтте.
«Казан үзәгендә цифрлы квартал барлыкка киләчәк. Ул IT-компанияләргә уңайлы шартларда эшләргә генә түгел, ә аерым бер урында акыллы светофорлар, кибетләр, электромобиль заправкалары белән цифрлы шәһәрнең кечерәк моделен ясарга да мөмкинлек бирәчәк», — дип уртаклашты Айрат Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз