news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казан россиялеләрнең җәйге сәяхәте буенча шәһәрләр унлыгына кергән

Бу җәйдә Россия туристлары Татарстан башкаласына уртача өч көнгә килгән

  (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Быел россиялеләрнең җәйге сәяхәте буенча шәһәрләр унлыгына Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ярославль, Ростов-на-Дону, Краснодар, Самара һәм Пермь кергән, дип хәбәр ителә Travel.ru порталында.

Бөтенроссия сәяхәтчеләр порталы россиялеләрнең җәйге сәяхәтләре өчен иң популяр шәһәрләр рейтингын төзегән.

Бу җәйдә Татарстан башкаласына Россия туристлары уртача өч көнгә килгән һәм кунакханәләрдә яшәү өчен көнгә 3,6 мең сум чамасы сарыф иткәннәр. Мәскәү җәйге туристлык сәфәрләре саны буенча Санкт-Петербургтан алда тора, ә башкала кунакханәләренә ихтыяҗ зур булган. Ил башкаласында уртача 4 көн сәяхәт иткәннәр, көнгә уртача 4 мең сум сарыф иткәннәр. Россия туристлары Санкт-Птербургка уртача 4,5 көнгә килгәннәр һәм көнгә якынча 3,8 мең сум түләгәннәр. Сочи россиялеләрнең җәйге яллары дәвамлылыгы буенча Россиянең курорт шәһәрләреннән алда тора.

“Бу җәйдә ватандашлар, узган елга караганда, Россия буенча ике тапкыр күбрәк сәфәр иткән, - дип билгеләп үтте Travel.ru хезмәте җитәкчесе Ольга Фаваризова. – Россиядә ял итүчеләр яшәү өчен көнгә уртача 3,5 мең сум сарыф иткән, бу, чит илләрдә ял итү белән чагыштырганда, 20 процентка кимрәк”.

Рейтинг россиялеләрнең 1 июньнән 31 августка кадәр кунакханәләрдә урын алу турындагы мәгълүматка нигезләнеп төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100