news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак

Бәйрәм Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,6 мең укучы өчен оештырылачак.

Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак
архив / Рамиль Гали

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Быел Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак. Бәйрәм 24 майга билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Күркәм гадәткә кергәнчә, Кремль яр буенда оештырылачак бәйрәмдә Россиянең популяр башкаручысы Ханна чыгыш ясар дип көтелә.

Чара кысаларында иң яхшы укучыларга, Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларга җиңүчеләргә, шулай ук педагогларга бүләкләр тапшырылачак, дип искәртте Айрат Фәизов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot