news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казан электр транспортын яңарту планлаштырыла

Түбән Кама һәм Чаллы халкы өчен бер секцияле трамвайлар сатып алыначак.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2019 елның икенче яртысында Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә электр транспортын яңарту планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.

Метрополитенның бер поезды, Казан өчен биш берәмлек бер секцияле трамвай һәм 15 троллейбус, шулай ук Чаллы һәм Түбән Кама өчен бишәр трамвай сатып алу турында карар кабул ителде, дип сөйләде докладчы.

Андрей Егоров сүзләренчә, республикада шәһәр электр транспортында утырып йөрүче пассажирлар саны ярты ел эчендә, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100