Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Казан бюджеты керемнәре 16 процентка арткан
Татарстан башкаласы бюджетына тугыз айда 11 млрд сум табыш кергән.
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). 2018 елның тугыз аенда Казан бюджетына 10,8 млрд сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бюджет керемнәре 16 процентка арткан. Бу хакта III чакырылыш Казан шәһәре Думасының 29нчы сессиясендә Татарстан башкаласы башкарма комитетының Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.
“2018 елның тугыз аенда салым һәм салым булмаган керемнәр 10,8 млрд сумны тәшкил итте. Бу бер елга планлаштырылганның 75 проценты. Керемнәр былтыргы белән чагыштырганда 16 процентка артты. Абсолют саннарда артым 1,5 млрд сум диярлек”, - диде финанс идарәсе җитәкчесе.
Ирек Мөхәммәтшин быел Татарстан бюджетыннан шәһәргә бүленүче субсидияләр күләме 20,6 млн сумга артуын әйтте. 18,2 млн сум акча Казанда күпфатирлы йорт түбәләрен ремонтлауга, йортлардагы инженер челтәрләрен реконструкцияләүгә, 2,4 млн сум газ белән тәэмин итүче хуҗасыз челтәрләр инвентаризациясен үткәрүгә тотылган.
Финанс идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, 2018 елда Казан бюджеты керемнәре 24,2 млрд, чыгымнар 25,6 млрд сум тирәсе һәм дефицит 1,4 млрд сум итеп билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз