news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Кариев театрының «Tamga» лабораториясе шигърият темасын алган

Кариев театрының быелгы - IV «Tamga» лабораториясе шигърият темасына багышлана.

«Режиссерлар Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр иҗатына мөрәҗәгать итә. Без пластика, музыка һәм визуаль метафоралар аша актерларның шигъри текст киңлекләрендә яшәешен өйрәнергә булдык.», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Лаборатория кысаларында режиссер Лилия Нурель белән рәссам Алинә Алимова, режиссер Булат Минкин белән композитор Илнар Фәйзетдинов, режиссерлар Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова белән хореограф Анастасия Ребкалоның иҗади тандемнар барлыкка килгән. Алар биш көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, IV «Tamga» лабораториясе иҗади тандемнары өч тематик юнәлештә эшли: «Дөньяны тану», «Дөнья белән күзгә-күз», «Дөнья белән хушлашу».

25 июньдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. IV «Tamga» лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен тәнкыйтьчеләр Жанна Зарецкая һәм Екатерина Рябова чакырылган.

27 июньдә 18:30 сәгатьтә театр «Алтынч[ае]ч» спектакле белән 34 нче сезонын йомгаклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot