news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем күрсәткече, узган ел белән чагыштырганда, 10 процентка кимегән

КДМУ ректоры Алексей Созинов Казанда кардиология һәм кардиохирургия юнәлешендә кадрлар әзерләү перспективаларның югары булуын билгели

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Соңгы биш елда Татарстанда йөрәк-тамыр авыруларыннан үлем күрсәткече 20 процентка кимегән. Бу хакта кичә Казанның "Корстон" комплексында Россия илкүләм кардиологлар конгрессы уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

 "Безнең өчен кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем күрсәткеченең кимүе мөһим. Уңай динамика дәвам итә: агымдагы елның 7 аенда ул 2,3 процентка кимеде", - дип ассызыклады министр. Ул бүгенге көндә Татарстанның Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә йөрәк-тамыр авыруларыннан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча 7 югары технологияле үзәк гамәлдә булуын билгеләп үтте. "Бу безнең конкурентлы өстенлегебез", - дип белдерде ул.

Гадел Вафин, 2007 нче елдан башлап, Татарстанда аорта-коронар шунтлау буенча операцияләрнең 10 тапкыр артуын, коронография ясауның 21 мәртәбә артуын билгеләп узды. Ел саен Татарстанда коронар стентлау 3 меңгә якын кешегә үткәрелә. "Татарстан тәҗрибәсе шуның белән дә кызыклы: 2008 нче елдан без интервенцион рентгенохирургия юнәлешендә актив эшли башладык", - диде ул.

Россия кардиологлары җәмгыяте президенты Евгений Шляхто соңгы елларда Россиядә медицина, аерым алганда, кардиология үсеше өчен күп эш башкарылганын билгеләп узды. Агымдагы елның 8 аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем дәрәҗәсе 10 процентка диярлек кимегән. "Татарстанда үлем, Россия белән чагыштырганда, түбәнрәк, һәм без сезнең тәҗрибәгә таянабыз", - диде ул.

Россия медицина фәннәре академиясе академигы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиохирургы Лео Бокерия да бу мәсьәләдә фикерләрен җиткереп: "Казан - кардиохирургиянең олы бишеге", - диде.

РМФАнең А.Н. Бакулев исемендәге фәнни үзәгенең йөрәк һәм тамыр авыруларын тикшерү һәм дәвалау буенча рентгенохирургия алымнары бүлеге җитәкчесе Баграт Алекян Россиядә аерым кешеләрнең кардиологик чирләре очракларын теркәп бара торган регистр булдырылачагы турында игълан итте.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов Казанда кардиология һәм кардиохирургия юнәлешендә кадрлар әзерләү перспективаларның югары булуын билгеләде. Аның әйтүенчә, соңгы 3 елда 24 кардиолог, 23 кардиохирург һәм кан тамыры хирургы әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100