news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел “Кадрлар резервы”ында катнашырга теләүчеләр саны 10 меңнән ким булмас дип көтелә

Бу юлы проектта катнашучыларны әзерләгәндә аларны сайлау процессларына активрак җәлеп итүгә төп игътибар биреләчәк

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел “Кадрлар резервы” проектында катнашырга теләк белдерүче яшьләр саны 10 меңнән дә ким булмас дип көтелә. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Быелгы проект һәм аның үзенчәлекләре хакында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Кадрлар резервы”ның координаторы Виктория Черкасова сөйләде.
“Быелгы конкурсны игълан иткәндә ТР Президенты, Хөкүмәте Аппаратлары анда катнашучылар географиясен тагын да киңәйтү максатын куйды”, -ди Марат Бариев. Быелгы проектны гамәлгә ашыру якынча 3,5-5 млн. сумга төшәчәк. Министр аңлатуынча, бу коммерцияле проект түгел. Аның җиңүчеләре акчалата бүләкләр алмый, ә хезмәт практикасы узу өчен урын сайлау хокукына ия. Конкурска быел да 17 яшьтән 30 яшькәчә булган таланты студентлар, аспирантлар, яшьләр иҗтимагый оешмалары, студентлар үзидарә органнары лидерлары, ТР Дәүләт Советы каршында эшләүче Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары һ.б. чакырыла. Сайлап алу быел да 3 баскычта башкарыла: анкеталар тутыру, тестлар тапшыру һәм әңгәмә. Проектта катнашучылар күнекмәләр узу барышында 8 этап аша узачак.
Марат Бариев ассызыклаганча, быел проектта катнашучы булачак идарәчеләрне әзерләгәндә аларны мөмкин кадәр активрак сайлау процессларына җәлеп итүгә төп игътибар биреләчәк. Моңа бүгенге чынбарлык этәрә. Республикада идарәчеләр арасында яшьләр бик аз. “ТР 999 муниципалитетның бары сигезендә генә җитәкчеләрнең яше 30 га җитмәгән. Бер яктан караганда, бу яшьләргә ышанып бетмәвебезне күрсәтә. Икенче яктан караганда, хәтта җирле үзидарәләрне җитәкләү өчен яшьләрдә кыюлык, белем-күнекмәләр җитмәвенә дәлил”, -ди министр. Аның фикеренчә, “Кадрлар резервы” проекты республикада өметле яшьләрне туплап, алар арасыннан идарәчеләрне максатчан әзерләүгә хезмәт итәргә тиеш.
2009 елгы конкурс йомгаклары буенча, проект җиңүче һәм финалистларының алга таба язмышларын билгеләргә кирәк булачак. Узган ел моның механизмнары проект нигезләмәсендә беркетелмәгән булган. Быелгы конкурс тәмамланганда, Марат Бариев белдерүенчә, бу механизмнар эшләнеп бетәргә тиеш.
Быел “Кадрлар резервы” проектында катнашучыларга дәүләт хакимияте һәм идарәсе, закон чыгару органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, танылган галимнәр белем һәм күнекмәләр бирәчәк. 4 этапны эченә алган уку программасы 712 сәгатькә исәпләнгән. Беренче этап апрель аенда башлана. Уку нәтиҗәләре буенча финалга узучылар шулай ук республика министрлыкларында практика узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100