news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел көзге чакырылышта Татарстаннан 6 меңләп егет бер еллык хәрби хезмәткә алыначак

Аларның беренчеләре частьларына октябрьнең 20ләреннән озатылачак

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россия Федерациясе буенча быелгы көзге чакырылышта 271 мең егет иңенә хәрби мундир салачак, бу исә 16 июльдә тәмамланган язгы чакырылыштан 34 меңгә кимрәк һәм бу Хәрби гаскәрләрдә реформа үткәрелүгә, һәрвакыт әзерлектә торачак 300 бригада оештырылуга бәйле. Татарстаннан исә 6 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алыначак, аларның 32 проценты Коры җир гаскәрләренә, 13,6 проценты Стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә, 12,5 проценты Баш һәм Үзәк идарә частьларына, 11,4 проценты Эчке гаскәрләр сафына, 3,2 проценты Оборона министрлыгының Баш идарәсенә, 3 проценты Һава-десант гаскәрләренә, 2,6 проценты Тимер юл гаскәрләренә, 2,5 проценты Хәрби-диңгез флотына,  1,7 проценты Космик гаскәрләргә җибәреләчәк.

 Бүген ТР Хәрби комиссариатында үткәрелгән очрашу барышында Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, бүгеннән башланган чакыру комиссиясенә 34 мең егет чакырыла (былтыр көзен 31608 кеше, быел язын 33364 булган). «Татарстанның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе тарафыннан быел 16 июльдә кабул ителгән карарга ярашлы рәвештә, көзге чакырылыш заданиесе югары һәм урта һөнәри белемлеләр хисабына хәл ителәчәк. Язгы чакырылышта югары белем алып чыккан 6099 кешенең 1917сен (27,89 процентын), тагын 4315 урта махсус белемленең 1947сен (28,24 процентын) чакырылыш комиссиясе хезмәткә озату турында карар кылды», - дип шәрехләде С.Погодин. Гомумән алганда, 2009 ел чакырылышында югары һәм урта һөнәри белемлеләр хезмәткә алынучыларның 60 процентын тәшкил итәргә тиеш дигән максат куелган. Комиссар басым ясап әйткәнчә, андый егетләр белән эшләве күпкә отышлы, алар хезмәткә үтә җаваплы карый, проблемалар бөтенләй булмый һәм башкалар арасында бер башка югары. Моннан тыш, көзге чакырылышка РОСТО (ДОСААФ) мәктәпләрендә хәрби-хисап белгечлекләренең 11 төре буенча 2432 егет әзерлек үткән, шуларның 2132се машина йөртүче һөнәрен үзләштергән. 

 Татарстан Хәрби комиссариатының хәрби-табиплык комиссиясе башлыгы Марат Нагаев сүзләренчә, республикадагы 42 военкомат аша тикшерелеп, язын комиссия узганнарның 73 проценты хәрби хезмәткә яраклы дип табылган һәм бу ил буенча уртача күрсәткечтән югары. Ә инде медицина тикшерүләре барышында ачыкланган нормадан тайпылышлар буенча сөяк-мускул системасы, күрү органнары, нерв системасы һәм психик авырулар өстенлек итә. 

 Быел язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча, 300 егет хезмәттән качып йөрүчеләрдән санала, 8е дини инанулары буенча хезмәткә баруның альтернатив вариантына риза булган. «Хезмәткә алынып та качып китүчеләр, ягъни дезертирлар сроклы хезмәткә алынучылар арасында Идел буе-Урал хәрби округы буенча бер дә юк, сәер тоелса да, контракт буенча хезмәт итүчеләрдән андыйлар очрый. Без җибәргән егетләргә бәйле нинди дә булса низаг чыкса, шунда ук элемтәгә керәбез, хәлне белешәбез һәм бер генә малайны да җәберләтмәячәкбез», - дип ышандыра республиканың хәрби комиссары. Хәзерге вакытта Россиянең 46 хәрби часте белән шефлык эшләре оештырылган, алар белән элемтәләр ныгый бара, ди С.Погодин. 

 Көзге чакырылышта, элеккегесе кебек үк, армия һәм флотка китәсе егетләр өчен әзерләнгән сумкаларга төрле кирәк-ярак, кәрәзле телефон һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан ай саен 30 минутлык сөйләшүгә исәпләнгән акча салына. Теге яки бу бик мөһим мәсьәләләр белән ТР Хәрби комиссариатының «кайнар линия»сенә 05216 номеры белән мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100