Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел көз Татарстанда яшьләр өчен яңартылган өч объект ачылачак
Республикада унҗиде яшүсмерләр клубына, ун лагерьга һәм алты яшьләр үзәгенә реинновация ясалачак.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Көз айларында Татарстанда өч яңартылган яшьләр объекты эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.
«Сентябрь аенда Чаллыда ике яңартылган яшьләр үзәге: „Нур“ һәм „Шатлык“ ачылачак. Шулай ук көзен элекке Алафузов театры бинасында „Созвездие-Йолдызлык“ хәрәкәтенең арт-резиденциясе эшли башлаячак», — диде Дамир Фәттахов.
Министр 2018 елдан Татарстанда барысы 110 яшьләр объектына ремонт ясалуын әйтте. Быел унҗиде яшүсмер клубына, ун лагерьга һәм алты яшьләр үзәгенә реинновация ясалачак
Фәттахов ремонт эшләреннән кала объектның концепциясенә зур игътибар бирелүен әйтте. «Булачак концепцияне һәм төзүчеләр өчен техник биремне яшьләр белән берлектә булдыру безнең принципиаль позиция иде. Яшьләр объектларын яңартуга карашны без тулысынча үзгәрттек», — диде ул.
Дамир Фәттахов яшьләр белән эшли алачак персонал әзерләүнең мөһим булуын өстәп әйтте. «Яшьләр үзәген алтын белән бизәсәк тә, анда яшьләр белән бер дулкында булган белгечләр эшләмәсә, ул бина кызыксыну уятмый», — диде Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз