news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел күп функцияле үзәкләрдә бер гариза буенча берничә дәүләт хезмәте алып булачак

Яңа проектны гамәлгә ашыру өчен “Минем документлар” офислары хезмәткәрләр санын арттырачак.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2019 елда Татарстан халкы күп функцияле үзәкләрдә бер гариза буенча берьюлы берничә дәүләт хезмәте ала алачак. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Хәзерге вакытта күп функцияле үзәкләрдә практикага комплекслы хезмәт күрсәтү кертергә планлаштырыла. Димәк, гражданин бер гариза буенча берьюлы РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән берничә хезмәт ала алачак. Мәсәлән, бер гаризаны йөртү таныклыгын алу өчен дә, бердәм күчемсез милек исемлегеннән үзеңә кирәклесен алу өчен дә язарга булачак.

Һәр хезмәт буенча аерым гаризаларны тиешле хакимият органнарына күп функцияле үзәк хезмәткәре җибәрәчәк”, - диде Ленара Мозаффарова.

Комплекслы хезмәт күрсәтү документлар кабул итү вакытын кыскартачак, чөнки гариза бирүчегә бер үк мәгълүматны берничә гариза бланкларында язасы булмаячак. Әлеге проект ТР Элемтә министрлыгы белән берлектә эшләнә.

“Кешегә бер гариза бирү дә җитәрлек булачак. Ул үзенә кирәкле документлар янында, мәсәлән, биш тамга куя алачак. Бу проект быел гамәлгә ашырылачак дип ышанып калабыз. Әлеге яңалык офислардагы бер төркем халыкны берникадәр дәрәҗәдә киметер иде”, - диде Ленара Мозаффарова.

Проектны гамәлгә ашыру барышында документларны кирәкле урынга җиткерү эшләрен оештыру өчен өстәмә хезмәткәрләр штаты, ягъни Бэк-офис эшкә алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100