news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел JADID FEST фестивале программасы Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланачак

JADID FEST чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Быел JADID FEST фестивале программасы Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланачак

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Быел JADID FEST фестивале программасы Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана. Фестиваль 10-15 декабрь көннәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп вакыйгалар «Меховой квартал» сәүдә үзәге бинасында (М.Гафури ур., 50, корпус 1) үтәчәк. Күргәзмәләр һәм төп ивентлар (лекцияләр, концерт, маркет, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр, перфоманс, воркшоп) оештырылачак, шулай ук фестиваль вакытында бистә резидентлары тарафыннан мәчетләрдән алып югары уку йортларына кадәр оештырылган экскурсияләр һәм чараларда катнашырга мөмкин булачак.

14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар сериясе, акустик концерт узачак.

JADID FEST чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел JADIDFEST иҗади форматларны файдаланып, туган якны тарихи өйрәнү характерына ия булачак. Фестивальнең максаты – Яңа Татар бистәсенең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.

Фестивальдә шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган Мәдәният министрлыгы белән уртак медиапроект ярдәмендә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100