Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел «Изге Болгар җыены»нда 25 мең кеше катнашты
Кичә Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтте һәм аны тәмамлады. Оештыручылар хәбәр итүенчә, чарага барлыгы 25 мең кеше җыелган.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясенә ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашучылар җыелды.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә ислам динен кабул итү тарихын чагылдырган тирән эчтәлекле театральләштерелгән пролог тәкъдим ителде. Тантананың рәсми ачылышында чыгыш ясаучылар әлеге бәйрәмнең бөтен төрки-татар дөньясы өчен рухи кыйбла, бердәмлек һәм гореф-гадәтләрне саклау символы булуын искәртте.
Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе Әбү-Бәкер хәзрәт Шабанович, шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епископы Пахомий чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз