news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Изге Болгар җыены шимбә көнне - 19 июньдә узачак

Агымдагы елда җыен егерме беренче тапкыр уздырылып, Идел буе Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1088 еллыгына багышлана

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел Изге Болгар җыены шимбә көнне - 19 июньдә узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Казан мәчетләренә эленгән игъланнар хәбәр итә.
Билгеле булганча, Татарстан мөселманнарының күптән түгел узган дүртенче корылтаенда ТРның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөфти Тәлгать Таҗетдинның күп еллар дәвамында “Болгар җыены”н оештыруын, бу мәсьәләдә төгәл бердәм позиция булырга тиешлеген билгеләп үткән иде. “Болгар - безнең өчен рухи чишмә ул. Ислам дине бөтен үзәк Россиядә нәкъ менә шушы изге җирдән таралган”, - диде ул. Һәм кайберәүләрнең Болгарга баруны ялгыш “кече хаҗ” дип атауларына каршы аларга бу вакыйганың чын мәгънәсен аңлатып бирергә кирәклеген әйтте. “Быел безгә, бик яхшылап әзерләнеп, Үзәк мөселман диния нәзәрәте белән бергәләп, Ислам кабул итүнең чираттагы бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Татарстан Диния нәзәрәте, имам-мөхтәсибләр әзерлек эшләрен үз өстенә алып, башлап йөрергә тиешләр. Мин моңа үзем дә катнашам”, - дигән иде Минтимер Шәрип улы.
Быел мөселманнар, Казанның төп мәчетләреннән һәм татар милли үзәкләреннән оештырылган туристик автобусларга утырып, Изге Болгар җыенына бара ала. Моның өчен 600 сум акча түләргә кирәк булачак.
Оештыручылар болгарлар тарихы турында лекцияләр сөйләргә, мавыктыргыч конкурслар һәм викториналар уздырырга, тәмле ашлар белән сыйларга вәгъдә итә. Шулай ук Изге Болгарда җәмәгать намазын уку, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләрен җиткерү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100