news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел җир үзләштерү белән бәйле җинаятьләрдә 40 муниципаль берәмлек башлыгының кулы уйнаган

Законсыз юл белән җир үзләштерү юнәлешендә барлыгы 240 җинаять очрагы ачыкланган.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Җир һәм күчемсез милек белән эш итү өлкәсендә полиция хезмәткәрләре быел 348 җинаять очрагын ачыклаган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте.

Ул Түбән Кама районында ришвәт алуда шикләнелеп, өч кешенең кулга алынуы турында сөйләде. Полицейскийлар ачыклаганча, Түбән Камадагы предприятиеләрнең берсендә килешүләр төзү-хокук бүлеге башлыгына, Түбән Кама районы авылларының берсендә урнашкан җир участогына ялган юл белән милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм сорап, танышы мөрәҗәгать итә. Ир-ат, үз чиратында, 1 миллион сумга ярдәм итәргә ризалашкан 31 яшьлек танышына мөрәҗәгать итә. Соңгысы җир участогын рәсмиләштергән өчен танышы – Росреестр федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама бүлеге хезмәткәренә акча бирергә кирәклеген әйтә. Март ае башында ир-ат җир рәсмиләштерүгә 700 мең сум акча ала. 200 мең сумны үзенә калдыра, ә 500 мең сумны танышына бирә. Тегесе, үз чиратында, 500 мең сумнан 50 мең сумны, җир участогын белешмәләр базасыннан тикшерү һәм милек хокукына документлар рәсмиләштерү өчен, Росреестр хезмәткәренә тапшыра. Акчаларны биргәннән соң, барлык шикләнелүчеләр кулга алына.

Ринат Акчурин Әлмәт районы Мәмәт авыл җирлеге башлыгының 200 мең сум штрафка хөкем ителгәнен белдерде. Ул җир участогын биреп, карьердан файдалы казылмалар чыгаруга рөхсәт биргәне, моны контрольдә тоту органнарыннан яшерү өчен 52 мең сум ришвәт алганда тоткарланган.

“Дәүләт теркәү органнарына ялган белешмәләр бирү юлы белән дәүләт һәм муниципаль милектәге җир участокларын законсыз үзләштерү фактларын кисәтү буенча эш алып барыла”, – диде Ринат Акчурин. Ул быел җир үзләштерүдә 40 муниципаль берәмлек башлыкларының кырын эше фаш ителгәнен әйтте. Бу юнәлештә барлыгы 240 җинаять ачыкланган. Барлыгы 40 миллион сумнан артык суммага җир үзләштерелгән.

Әлмәт районы Кичүчат авыл җирлеге башлыгы 5 гражданга хуҗалык китабыннан ялган өземтәләр язып биргән. Нәтиҗәдә, 4 миллион сумлык зыян китерелгән. Авыл җирлеге башлыгы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Акчурин сүзләренә караганда, социаль найм килешүләре буенча муниципаль милектәге фатирны “гражданнарныкы” итү мәсьәләсендә коррупция күренешләре шулай ук шактый. Мондый фактлар Кама Тамагы, Сарман, Минзәлә, Яңа Чишмә, Мөслим районнарында теркәлгән.

Ринат Акчурин торак-коммуналь хуҗалык комплексында коррупцион җинаятьләр ачыкланганын әйтте. Хәзерге вакытта судта “Баулы водоканал” оешмасында конкурс идарәчесенә карата җинаять эше карала. Ул су белән тәэмин итү системасы буенча килешү төзеп, 101 миллион сумлык муниципаль милекне үзләштерүдә гаепләнә.

“Балык Бистәсе” муниципаль предприятиесе директоры модульле котельныйлар һәм насос станцияләре алу сылтавы белән 6 миллион 343 мең сум акча урлаган. Моның өчен 3 елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә ябылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100