news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Илдар Абдразаков фестивале беренче тапкыр Санкт-Петербургта ачыла

Быел Илдар Абдразаковның VI Халыкара музыка фестивале беренче тапкыр Санкт-Петербургта ачыла. Тантаналы гала-концерт 25 сентябрьдә Мариин театрының яңа сәхнәсендә (Мариинский-2) узачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

Илдар Абдразаков фонды хәбәр иткәнчә, кичә программасында рус һәм чит ил композиторларының арияләре һәм дуэтлары бар. Аларны фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дөньяның иң матур бассы Илдар Абдразаков һәм безнең заманның күренекле тенорларының берсе – Мексика солисты Рамон Варгас башкара.

Гала-концертта шулай ук Мариин театрының опера солистлары һәм Мариин театрының симфоник оркестры катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Илдар Абдразаковның беренче Халыкара музыка фестивале 2018 елда Уфада ачылды һәм аның иҗади эшчәнлегенең 20 еллыгына багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100