news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел "Илаһи моң" фестивалендә Россия төбәкләреннән 150 кеше катнаша - Резеда Сафиуллина

Алар Коръәнне татар мәкамендә уку, мөнәҗәтләр, бәетләрне башкару, "Бәдавам", "Кыйссаи Йосыф" китапларын көйләп укуда ярышачак.

 (9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 14 ноябрь көнне кичке сәгать 18.00дә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" Рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивале үтәчәк. Чараны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләүче Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан республикасының Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты үткәрә.

Проект җитәкчесе Резеда Сафиуллина әйтүенчә, әлеге чара Коръәнне татар мәкамендә уку, мөнәҗәтләр, бәетләрне башкару, "Бәдавам", "Кыйссаи Йосыф" китапларын көйләп уку традицияләрен ныгытуны төп максат итеп куя. Ул бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара фестиваль-конкурсы “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе” кысаларында үткәреләчәк. Резеда Сафиуллина әйтүенчә, катнашучылар өч төп номинациядә ярышачак. Беренчесе Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы, икенчесе халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр, һәм өченчесе – әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә катнашырга 150 дән артык кеше теләк белдергән. “Илаһи моң” рухи мирасыбыз ядкарьләре фестиваленә кунаклар Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең Киров, Курган, Омск, Пермь, Төмән, Ульян өлкәләреннән, Дагыстан Республикасыннан һәм Казахстаннан көтелә. “Без бу традиция инде беткәндер, без аларны киредән ясалма торгызабыздыр дип уйлый идек, әмма алар бетмәгән икән. Буын чылбыры әле өзелмәгән. Соңгы фестивальгә искиткеч материаллар килде”, – диде Резеда Сафиуллина.

Катнашучылар фестивальдә сайлап алу этабын үтү өчен иң элек оештыручыларга үзләренең башкару осталыклары күрсәтелгән видеоязмаларын җибәргән. Фестивальдә катнашучыларның яшьләре дә, осталыклары да төрле, ди Резеда Сафиуллина. Быелгы фестивальгә заявка биргән иң өлкән катнашучы 1923 елгы икән, ул Курган өлкәсеннән. Бу ханымның көйләп укуын мәҗлестә видеога төшереп алганнар да, фестивальгә җибәргәннәр. “Видеоязмада бу ханымның башкаруы шуның кадәр көчле ки, мәҗлестәгеләрнең күз яшьләрен сөртеп утырганнары күренә", – ди ул.

"Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивале һәм “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе” проектлары өч ел элек һәркайсы аерым мөстәкыйль булып эшләп килгән, әмма үткән елдан аларны кушарга булганнар. Кушуның сәбәбе – оештыручыларның “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе”ндә катнашучы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын рухи кыйммәтләр белән баету, диде Резеда Сафиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100