Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел икенче квартал нәтиҗәләре буенча «Татар-информ» иң еш искә алына торган басма булды
Егерме лидер арасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка ресурслары да бар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2022 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң еш искә алына торган массакүләм матбугат чаралары исемлегендә беренче урынны алды. Республика медиаресурслары рейтингын «Медиалогия» сервисы аналитиклары әзерләде.
«Татар-информ»ны цитаталау индексы 304,12 баллны тәшкил итә. Алдынгылар егермелегендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка ресурслары да бар. Бу, аерым алганда, «Татарстан 24» телеканалы (4 нче урын), «Челнинские известия» (5 нче урын) һәм «Казанские ведомости» (15 нче урын), «НТР-Нижнекамск» (19 нчы урын). «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе 8 нче урында.
«Татар-информ»нан соң беренче өчлеккә «Бизнес online» (2 нче урын) газетасы һәм Inkazan (3 нче урын) басмасы кергән.
Рейтинг 78 меңнән артык чыганактан торган «Медиалогия» системасы базасына нигезләнеп төзелгән. Болар – ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары. Рейтингны санаганда яңалыклар агрегаторлары һәм үзара цитаталар китерү исәпкә алынмады. Тикшерү 1 апрельдән 30 июньгә кадәр үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз