news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Быел икътисадының реаль секторына кредитлар салуны арттыру буенча максатчан эш дәвам иткән
Кредитлар икътисадның рисклар түбән булган тармакларына гына түгел, проблемалы тармакларына да җәлеп ителгән
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Кредит оешмалары вәкилләре белдерүенчә, дөньякүләм кризис фонында икътисад үсешендә тискәре факторлар булуга карамастан, агымдагы елда ТР икътисадының реаль секторына кредитлар салуны арттыру буенча максатчан эш дәвам иткән. Анализ күрсәткәнчә, кредитлар икътисадның рисклар түбән булган тармакларына гына түгел, проблемалы тармакларына да җәлеп ителгән. Әлеге мәгълүматлар ТР Арбитраж идарәчеләрнең координация советы утырышында яңгырады. Анда банк вәкилләренең республика икътисадының реаль секторын кредитлау турында мәгълүматы тыңланды.
Координация советы рәисе, икътисад министры Марат Сафиуллин утырышта производство секторындагы проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле финансларның үтемлелеген тәэмин итү чараларын бер ай эчендә эшләү бурычын куйды.
Арбитраж идарәчеләрнең үз-үзен көйләүче оешмалары белән хезмәттәшлек утырышның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе иде. Анда шулай ук залогка салынган мөлкәтне реализацияләүгә арбитраж идарәчеләрне җәлеп итү мөмкинлекләре дә каралды. Якын араларда бурычлылар милкен сату буенча электрон мәйдан мөмкинлекләрен файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot