Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел «Һөнәр» фестивале кысаларында ике премьера көтелә
Быел «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале Казанда 5-10 декабрь көннәрендә узачак.
«Татарстан һәм Россия төбәкләре театрлары татар һәм рус телләрендә 15тән күбрәк спектакль күрсәтәчәк. Танылган театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар, кызыклы һәм файдалы белем бирү программасы һәм, әлбәттә, яңа эмоцияләр, танышулар, онытылмаслык мизгелләр көтелә», дип хәбәр итә фестивальне оештыручы Кариев театрының матбугат үзәге.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестиваль кысаларында күрсәтеләчәк ике премьераның берсен Кариев театры әзерли.
- Фестивальнең максаты — яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киң катлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү.
- «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. 10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале хәзер Г.Кариев театрында үтә.
- Фестивальне оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, Кариев театры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз