Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел химия, инглиз теле, информатика, география, немец теленнән имтихан сайлаучылар арткан
Рафис Борһанов чыгарылыш укучылары арасында популяр предметларны атады.
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда үз теләге буенча химия, инглиз теле, информатика, география, немец теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга теләүчеләр арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Аның әйтүенчә, җәмгыять белеме, физика, биология, тарих, рус әдәбиятын сайлаучылар саны бераз кимегән. “Укучыларның үз теләге белән сайланган фәннәр арасында җәмгыять белеме элеккечә беренче урында, икенче урында физика, химия, биология”, - диде министр.
Рафис Борһанов җәмгыять белеме буенча имтихан өчен, былтыргы кебек үк, аерым көн бүленгәнен әйтте. Чит телләр буенча телдән имтихан тапшыру өчен берьюлы ике аерым көн бирелә. Министр быел кытай теленнән дә БДИ тапшыручылар булуын әйтте.
2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясендә мәктәпне быел тәмамлаучы 16 мең 329 кеше катнаша. БДИ уздыру чорында барлык муниципаль берәмлекләрдә имтихан тапшыру өчен 83 пункт эшләячәк. 1395 аудитория онлайн видеокүзәтү белән җиһазланачак. БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыру чорында 6741 педагогик хезмәткәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз