news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел халыкның табигый үсеше буенча план күрсәткече үтәлмәве ихтимал

Туу күрсәткечләрен арттыру өчен, сәламәтлек саклау министры абортларны киметү, ЭКО санын арттыру ниятләнгәнен әйтте.

Быел халыкның табигый үсеше буенча план күрсәткече үтәлмәве ихтимал
архив/Султан Исхаков

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 ел нәтиҗәләре буенча, халыкның табигый үсеше буенча план күрсәткече үтәлмәве ихтимал. Бу хакта бүген Казан дәүләт медицина академиясендә ясаган чыгышында республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шулай дип белдерде.

Ул “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

“Кызганыч, туу күрсәткече кимүгә таба бара, 9 ай нәтиҗәләре буенча 1 мең кешегә 11,1 очракны тәшкил итә. Без демографик чокыр вакытына эләктек. Туу күрсәткечләрен арттыру юнәлешендә, киләсе елда абортларны киметү, ЭКО процедуралары санын арттыруны ниятләп торабыз”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, гомуми үлем күрсәткечләре дә кими. 1 мең очракка шулай ук 11,1 очрактан гыйбарәт. Шул рәвешле, табигый үсеш күрсәткече – 0. “2019 елга табигый үсеш буенча план күрсәткече +0,5 булуын күздә тотып, план үтәлмәве ихтимал. Без үлемне киметүгә бөтен көчебезне куярга тиеш”, – ди Марат Садыйков.

Ул, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, республикада уртача гомер озынлыгы 74,3 яшь тәшкил иткәнен әйтте. 2019 елда ул 75,12 яшь булыр дип көтелә. 2024 елга 78,9 яшь булырга тиеш. “РФ субъектлары арасында без тугызынчы, Идел буе федераль округында беренче урында”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100