Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел халык һөнәрчелеге осталарына унөч грант бирелгән
Грантларның бәясе 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстандагы халык һөнәрчелеге осталарына унөч грант бирелгән. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәгенең халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышында билгеле булды.
Утырышта катнашкан мәдәният министры Ирада Әюпова быел халык һөнәрчелеге осталарына җәмгысы 5 миллион сум грант бирелүе хакында әйтте. Грантларның суммасы 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
«Алар грантны ничек файдаланулары буенча хисап тоталар. Чөнки алар тәкъдим иткән һәр проектның үз максаты була. Хисапта шушы максат буенча җавап бирелә», — дип аңлатты министр.
«Безнең осталар милли үзенчәлегебезне саклаучылар. Мондый осталарыбыз барында киләчәгебез булачак», — диде Ирада Әюпова.
Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр быелдан башлап сәнгать-эксперт советы тарафыннан да бәяләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз