news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел хаҗга барырга теләүчеләрдән заявкалар керә башлады

Күп хаҗилар “Кол Шәриф плюс” программасын сайлаган

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел хаҗга барырга теләүчеләр “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзенә заявкалар керә башлаган. Бүгенге көнгә хаҗ мәркәзе белән туксанга якын кеше шартнамә төзегән. Аларның күпчелеге – Казан, Яр Чаллы һәм Тольятти кешеләре. Бу хакта “Идел-хаҗ” хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп хаҗилар “Кол Шәриф плюс” программасын сайлаган. Әлеге программа туклануны оештыруны, Согуд Гарәбстаны корольлеге эчендәге трансферны, кунакханәдә бөтен уңайлыклары булган 4-6 кешелек бүлмәләрдә яшәүне күз алдында тота. Хаҗилар Изге җирләргә Төркия аша юл алачак. Бу тур 115 мең сум тора.


Билгеле булганча, быел компания җитәкчелеге хаҗиларга яңа стандартлар буенча хезмәт күрсәтү турында карар кабул итте. Бу сезонда һәр программа өстәмә хезмәтләр күрсәтүне дә күз алдында тота.
“Кол Шәриф” программасын сайлаучылар быел “Кол Шәриф Плюс” программасы өчен тәгаенләнгән кунакханә номерларында яшәячәк. Әгәр хаҗи “Кол Шәриф Плюс” программасына өстенлек бирә икән, аңа, хаҗ вакытында чалыр өчен, корбан бүләк ителә. “Сөембикә” программасында Согуд Гарәбстаны корольлегендәге телефон компаниясенең sim картасы һәм йокы кирәк-яраклары (спальный мешок) каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot