news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел хәрби хезмәткә көзге чакырылыш исемлегенә кергән егетләрне тантаналы төстә Армиягә озату кичәсе булды

Быел хәрби хезмәткә көзге чакырылыш исемлегенә кергән егетләрне тантаналы төстә Армиягә озату кичәсе булды

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Баскт-холл” спорт сараенда быел көзен Хәрби хезмәткә чакырылучылар тантаналы төстә Армия сафларына озатылды.

Быел көзен армия сафларына Татарстан буенча барлыгы 4 меңнән артык егет алына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне беренче тапкыр шундый дәрәҗәле төстә уза. Бәйрәмдә көзге чакырылышка каралган 170 ләп егет катнашты. Армия сафларына юл тотучы батырларыбызны шәһәрнең югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, өлкән сыйныф укучылары, хәрби училище курсантлары, яшьләр иҗтимагый оешма вәкилләре хөрмәтләп озатты.

Тантананың мактаулы кунаклары – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Россия Федерациясе коры җир гаскәрләренең башкомандующие урынбасары Владимир Молтенской, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстанның сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитеты рәисе Әхәт Юлашев һәм башкаларның чыгышлары нәкъ менә көзге чакырылыш егетләре өчен яңгырап, җыр-биюләр дә алар өчен тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасында шулай ук РФ хәрби округлары командующийлары, Татарстан муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә егетләрне иң якын кешеләр белән күмәк рәвештә озату традициясе торгызылып килә. “Армиягә бару – яшьләр тормышының аерылгысыз бер өлеше. Ватан өчен хезмәт иткән ата-бабаларыбыз эзеннән барып, сез Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган батырларыбызның изге эшен дәвам итәсез”, - дип белдерде республика парламенты рәисе. Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар, Россия Армиясе сафларында хезмәт итүчеләрнең саллы өлешен тәшкил итә. Фәрит Мөхәммәтшин республика Хөкүмәте исеменнән хәрби хезмәт сафларын тулыландыручы егетләрне котлап, аларга Армияне ныгытуда керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Быел Татарстан Хөкүмәте армиягә чакырылган һәр егеткә хәрби хезмәткә алынучылар комплектын (туалет, көнкүреш, канцелярия кирәк-яраклары, дарулар җыелмасы, шәхси кулланылыш әйберләре) һәм челтәргә тоташтырылган кәрәзле телефон бүләк итә. Элемтә балансы хезмәт срогы барышында һәр ай саен бюджет чаралары хисабына тулыландырып торылачак. Бәйрәм кысаларында РФ Оборона министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм МТС кәрәзле челтәр операторы арасында озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек турында өчъяклы килешү төзелде. Аның нигезендә тантанада яңгыраган чыгышлардан соң кәрәзле телефоннар егетләрнең кулларына тапшырылды. Равил Моратов әлеге акциянең отышлылыгын ассызыклап, кәрәзле телефон аша элемтә урнашуына, егетләрнең ата-аналарының һәм, бигрәк тә, сөйгән кызларының канәгать булуын билгеләп үтте.

Илсур Метшин ватанны саклауның зур мактаулы һөнәр булуына басым ясап, Россияне яклау бурычы йөкләнгән егетләргә тирән рәхмәтен ирештерде. “Без дә, хәрби хезмәткә киткәндә, якыннарыбыздан, туган йорттан аерылу мизгелләрен кичердек, бурычыбызны үтәп, туган җиребезгә әйләнеп кайтуыбыз да хәтердә тирән уелып калган”, - дигән сүзләрен җиткерде Казан мэры.

Тантана “Блестящие” төркеме чыгышыннан гыйбарәт булган бәйрәм концерты белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100