news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел гыйнвар башындагы һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак

Татарстанда 8 гыйнварда кар явачак, кайбер районнарда буран чыгачак.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 7 гыйнварда көндез урыны белән кар явуы көтелә, температура -6..-11 градусны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Быел гыйнвар башындагы һава торышы күпьеллык күрсәткечләрдән җылырак.

Татарстанда 8 гыйнварда кар явачак, кайбер районнарда буран чыгачак. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төнлә -8..-13, көндез -2..-7 градус фаразлана.

9 һәм 10 гыйнварда да кышкы суык һава сакланачак, кар явачак. 9 гыйнарда төнлә -7..-12, көндез -4..-9, ә 10 гыйнварда төнлә -10..-15, ә көндез -8..-13 градус булачак.

Юлларда бозлавык саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100