Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел гыйнвар аенда Россия халкының хезмәт хакы үсеше акрынайган
Хезмәт хакы үсеше динамикасы 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр төшкән.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2019 елның гыйнвар аенда россиялеләрнең хезмәт хакы үсеше 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр акрынайган. Әлеге мәгълүмат Россия Банкы материалларында китерелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Хезмәт хакының еллык үсешенә «май указлары» үтәлешенең йогынтысы кими. Бу реаль хезмәт хакы динамикасында да чагылыш тапты, аның үсеше 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр акрынайды», - дип искәртә регулятор икътисадка чираттагы комментарийда.
Анализ ясала торган чорда номиналь хезмәт хакы үсешенең еллык темплары акрынаюын дәвам иткән һәм 5,2 процент тәшкил иткән. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, бу социаль өлкә һәм мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт компенсацияләрен максатчан күрсәткечкә якынайту белән бәйле.
«Халыкның реаль куллана торган кереме үсеше тукталды һәм 2019 елның гыйнварында ул 1,3 процентка кимеде», - диелә Россия Банкы материалларында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз