news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел ГТЮның Казан төбәгенә 6,5 млрд. сум бүлеп биреләчәк

Шул исәптән интермодаль ташуларга – 6,1 млрд. сум

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел, Казан Универсиадасына әзерлек өчен, ГТЮның Казан төбәгенә 6,5 млрд. сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән интермодаль ташулар оештыруга – 6,1 млрд. сум. Бу хакта “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы булган Горький тимер юллары (ГТЮ) предприятиесенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча хезмәте хәбәр итә.

Инвестицияләрнең шактый суммасы (9,5 млрд. сум) юллар инфраструктурасын үстерү һәм яңарту буенча программаны гамәлгә ашыруга каралган. Ясалма корылмалар төзү һәм реконструкцияләүгә 3,5 млрд. сум сарыф итү планлаштырыла. Шушы акчага юл салучылар Ветлуга елгасы аша чыгара торган күперне реконструкцияләячәк, шулай ук Әгерҗе – Дружинино участогында тоннель һәм виадук (озын күперсыман корылма) төзиячәк. Тимер юлның өске корылмасын реконструкцияләүгә исә 5,7 млрд. сум тоту ниятләнә. Кеше һәм йөк ташу составлары алуга инвестицияләр суммасы 1,8 млрд. сум булып, аның күпчелек өлеше Универсиада кунакларына хезмәт күрсәтү өчен яңа техника алуга китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot