news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел ГТЮ Казан бүлеген үстерүгә 1,6 млрд. сумлык финанслар тотачак

Шуның 645,7 млн. сумы магистральләрне реконструкцияләүгә тотылачак

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Горький тимер юлының Казан бүлеге быел магистральләрне реконструкцияләүгә 645,7 млн. сум финанслар алачак. Бу акчалар Вурнары-Канаш, Шоркистры-Умары, Канаш-Шоркистры участокларын модернизацияләүгә тотылачак.
“Ясалма корылмалар төзелеше һәм реконструкциясе” программасына 699,4 млн. сум финанслар бүлеп биреләчәк. Әлеге программа нигезендә быел Канаш-Әгерҗе участогының 754 нче километрында Идел аша күперне һәм Канаш-Свияжски аралыгындагы 730-731 нче километрларда җир полотносын төзекләндерү планга кертелгән.
Ә 203,2 млн. сум акча Казан бүлегенең күчмә составын яңартуга тотылачак. Хезмәтне саклау программасына 7,5 млн. сум, төп фондларны яңартуга 500 мең сум финанслар каралган, дип хәбәр итә ГТЮ җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot