news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак

Әгерҗе егетләре өчен “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды.

(Әгерҗе, 19 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак. Солдат каешы буарга әзерләнүче әлеге егетләр өчен бүген “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Язын-көзен армия сафларына алынучы егетләр өчен мондый бәйрәм уздыру районда күптәннән килгән матур традиция инде. Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, райондагы “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин туган илне сакларга китүче егетләргә уңышлар теләделәр.

Бу якшәмбедә өйләрдә солдат ашларыүткәреләчәк. Әгерҗедән Данир Әхмәтзакиров, Ринат Шабаев, Байтуганнан Алексей Сайпышев, Кам.Ключтан Андрей Шуматов якшәмбе төнлә юлга кузгалачак. Аларны хәрби комиссариаттан тантаналы төстә озатачаклар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot