Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел газга бәяләр 2026 елның 1нче октябреннән үзгәрер дип көтелә
Газга тарифлар гадәттә 1 июльдән үзгәрә. Быел исә газга бәяләр искәрмә рәвешендә әлегә үзгәрешсез калды. Алар соңрак – 2026 елның 1 октябреннән арттырылачак.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов хәбәр итте.
«Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте газ өчен бәяне 1 октябрьдән үзгәртү турында карар кабул итте. Бу карар индексация нәтиҗәләре артык тәэсир итмәсен өчен кабул ителгән. Без монда әллә ни проблема күрмибез. Бәя үзгәреше параметрларын аңлыйбыз. Тарифлар буенча дәүләт комитетында яңа бәяләрне инде якладык. 1 октябрьдә бу үзгәрешләргә без әзер. Бәлки, киләсе елга тарифлар элеккечә 1 июльдән каралыр», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул тариф газга күпләп бәядән, халыкны газ белән тәэмин итү мәшәкатьләре – квитанция әзерләү һәм башкалар, транспортировка чыгымнарына бәйле рәвештә билгеләнүен әйтте.
Руслан Фәтхелисламов 2022 елдан халык белән элемтә буенча зур цифрлы платформа гамәлдә булуын, мобиль кушымта кертелгәнен искәртте.
«Бүген 660 меңнән артык абонент мобиль кушымтадан файдалана. Бу – табигый газ кулланучыларның 40 проценттан артык өлеше», – дип ул Татарстан халкының яңа мөмкинлекләрдән канәгать булуын билгеләп узды. Болар – газ кулланышын исәпләү җиһазы белешмәләрен тапшыруда уңайлылык, комиссиясез түләү, газ бәясе турында вакытында хәбәрдар булу, электрон квитанцияләр һәм башка мөмкинлекләр. «Бүген 595 мең абонент электрон квитанцияләрдән уңышлы файдалана. Кәгазьдән китәргә кирәк», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Реклама. ООО «Газпром трансгаз Казань». ИНН 1600000036, ОГРН 1021603624921
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз