news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Филология институтының татар теле белгечлегендә бюджет урыннары арткан

Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә - 25, филология, татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлегенә 23 бюджет урыны билгеләнгән.

Быел Филология институтының татар теле белгечлегендә бюджет урыннары арткан
Солтан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары артуын сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Елдагыча, бакалавриатка ике юнәлеш буенча кабул итәбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган юнәлештә, укытучыларның эшләү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан, аларга ике төрле белгечлек бирәбез. Әйтик, быел татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә кабул итәбез. Әлеге юнәлешкә 25 бюджет урыны бүлеп бирелде. Чагыштыру өчен, узган ел 20 урын иде», — диде ул.

Рамил Мирзаһитов филология белгечлегенә 23 бюджет урыны барлыгын әйтте. «Узган ел 20 бюджет урыны иде. Гомумән, соңгы елларда бюджет урыннарының бу кадәр күп булганы юк иде әле», — дип белдерде ул.

«Икенче юнәлеш — гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика. Без быел уку планнары төзү барышында ук „Татмедиа“га мөрәҗәгать иттек, андагы белгечләр белән бергә татар журналисты нинди булырга тиеш, нинди дисциплиналар кертелергә, практикалары кайда булырга тиешлеген сөйләштек. Әлеге белгечләрне әзерләүдә „Татмедиа“, телевидение, газета-журналлар белән тыгызрак эшләргә телибез», — ди ул.

Рамил Мирзаһитов әйтеп узганча, югарыда искә алган ике юнәлеш өчен дә бер үк төрле имтиханнар бирергә кирәк: рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре кирәк булса, татар теленнән Бердәм Республика Имтиханы нәтиҗәләре яисә КФУ системасында имтихан тапшырырга кирәк булачак.

«Татар теленнән имтиханга әзерләнү өчен, 15 июльдән соң дистанцион форматта махсус курс үткәрергә уйлыйбыз. Шулай ук, магистрлык программасына да кабул итәбез: филология, мәдәниятара багланышлар һәм төрки телләр (15 бюджет урын), педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты һәм яңа технология (12 бюджет урын)», — дип аңлатты югары мәктәп деканы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100