news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел филология институтына керүчеләрнең уртача БДИ баллары 81дән югары булган

Институт директоры сүзләренчә, бу күрсәткечләр былтыргыдан яхшырак.

Быел филология институтына керүчеләрнең уртача БДИ баллары 81дән югары булган
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына керүчеләрнең уртача БДИ баллары 81дән югары булган. Бу хакта матбугат конференциясендә институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов әйтте.

Ул нәтиҗәләрнең узган ел белән чагыштырганда яхшырак булуын да әйтеп үтте. “Тулаем алганда күрсәткечләребез әйбәт. БДИ баллары 81дән күбрәк булды. Бу былтыргы белән чагыштырганда артыграк”, – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов институтка 100 балл белән керүчеләр барлыгын да билгеләп үтте. “Институтыбызга унбер бала югары баллар белән кабул ителде. Бу теге яки бу фәннәрне 100 баллга тапшырган абитуриентлар. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар бу”, – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot