news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Федераль Сабантуй берьюлы өч мәйданда узачак

Быел Федераль Сабантуй берьюлы өч мәйданда узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

13-14 июнь көннәрендә Федераль Сабантуй Якутскиның берьюлы өч мәйданчыгында – «Туймаада» стадионында, мәдәният һәм ял Паркында һәм Комсомол мәйданында узачак. Бу хакта Бөтендөнья таар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 июньдә оештыру комитетының Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников җитәкчелегендәге күчмә киңәшмәсендә Якутскида XV Федераль Сабантуйны уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Сабантуй традицион рәвештә төрле милләт кешеләрен дуслык һәм үзара аңлашу рухында берләштерә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot