news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Федераль Сабан туе булмаячак

Чикләүләр режимы аркасында кыр бәйрәмен уздырып булмаячак.

Быел Федераль Сабан туе булмаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Быел Мәскәүдә Федераль Сабан туе узмаячак. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама районы советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин әйтте. Түбән Кама — бәйрәмне оештыручыларның берсе булып тора.

«Федераль Сабантуй 4 июльгә планлаштырылган иде, ә чикләүләр бәйрәм уздырырлык дәрәҗәдә бетерелмәде. Мәскәү һәм Татарстан тарафыннан Федераль Сабантуйны үткәрү максатчан түгел дип килешенде. Быел федераль Сабантуй булмаячак», — диде Артур Сафин.

Түбән Кама, гадәттәгечә, Татарстаннан федераль Сабантуйны оештыручы иде. Бәйрәмгә әзерлек 2019 ел ахырында ук башланды, әмма коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр, икътисади шартлар, репетицияләр үткәрү мөмкинлеге булмау һәм башка сәбәпләр бәйрәмне үткәрергә комачаулады. Федераль Сабантуйны оештыручылар онлайн-чара оештырырга планлаштыра, әмма аны әзерләүдә Татарстан катнашмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100