Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Fashion ифтарга дресс-код итеп кызыл төс билгеләнгән
«Кызыл төс игътибарны җәлеп итә, быел хатын-кыз сәламәтлегенә, хатын-кызның күкрәк саулыгына игътибар итәбез», - диде ифтарны оештыручы Җәннәт Минһаҗева.
Быел Казанда 23 апрельдә узачак Fashion ифтарга чакырылганнарга кызыл киемнән барырга кирәк. Дресс-код итеп кызыл төс билгеләнгәнен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә әхлаклы мода өлкәсендә эксперт, блогер Җәннәт Минһаҗева әйтте.
«Кызыл төс игътибарны җәлеп итә, быел хатын-кыз сәламәтлегенә, хатын-кызның күкрәк саулыгына игътибар итәбез. Бу проблема белән быел үзем дә очрашкач, шундый зур мәҗлестә дә бу мәсьәләгә игътибар итү кирәк дип таптым», - диде Җәннәт Минһаҗева.
Ул бу чараның алты ел элек хатын-кызлар ифтары буларак кына уздырыла башлаганын, Fashion форматында өченче ел рәттән оештырылуын искәртте.
«Мода һәм ислам бергә үрелеп бара. Төп максат – хатын-кызларга үз стилен табарга ярдәм итү. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бөркәнгәч, үзеңне табу кыен ул. Яулык бөркәнергә курыккан хатын-кызларга ярдәм итәргә, аралашу даирәсен табарга булышабыз», - диде Җәннәт Минһаҗева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз