Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел «Fashion Iftar»да бер меңләп хатын-кыз катнаша
Быелгы мәҗлестә хатын-кызга карата көч куллану проблемасы күтәрелә.
Казанның «Ak Bars Retro Cars» мәйданчыгында җиденче тапкыр уздырылучы «Fashion Iftar» башланды. Быел мәҗлестә бер меңләп хатын-кыз катнаша.
Ифтар кунакларын әхлаклы мода өлкәсендә эксперт, «Fashion Iftar» проекты авторы Җәннәт Минһаҗева сәламләде.
«Мин яулык япкач, үземә аралашу даирәсе, кием алырдай кибетләр эзләдем. Ул вакытта андый кибетләр аз иде. Унбиш ел эчендә мин мең урын тиз арада тулып бетәрлек уңышка ирештем. Сез - аерым уникаль галәм», – диде Җәннәт Минһаҗева.
Fashion Iftar да ел саен хатын-кызлар проблемаларын күтәрә. Быелгы төп тема - хатын-кызларга карата көч куллану. Мәҗлеснең дресс коды итеп ак төс билгеләнгән.
«Ел саен без мөһим проблемалар күтәрәбез. Узган ел ул хатын-кызларның күкрәк сәламәтлеге иде. Шуннан соң миңа берничә хатын-кыз операция ясатулары турында язды. Бүген дә безнең әйтергә теләгән фикер сезгә барып җитәр, дип өметләнәм», – диде Җәннәт Минһаҗева.
Ифтар мәҗлесендә мөселман дизайнерларының коллекцияләрен күрсәтү дә каралган. Катнашучылар мөселман киемнәре, бизәнү әйберләре, кулдан эшләнелгән аксессуарлар һәм башка әйберләрне сатып та ала ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз