Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Фәйзуллин йөзүләре Теләче районының Олы Мәтәскә авылында булачак
Быел Фәйзуллин йөзүләре 6 августта Теләче районының Олы Мәтәскә авылында булачак. Бу Фәйзуллин йөзүләренең 49нчы тапкыр үткәрелүе.
«Бу бәйрәмне Татарстан районнарының күтәреп алуы бик күркәм эш. Мамадышта да, Арчада да, Яшел Үзәндә дә, кайда гына үтмәде! Иделдә дә, Камада да, Казансуда да, кайда гына йөзмәдек», – ди Равил Фәйзуллин.
Август аенда 81 яшен тутыручы Равил Фәйзуллин, һава торышы нинди булуга карамастан, быел да һичшиксез йөзәргә җыена.
Олы Мәтәскә – күренекле язучы Фатих Хөснинең туган авылы. Язучы авылында узачак спорт һәм әдәбият бәйрәменә килгән кунаклар күренекле аның эзләре буйлап та үтәчәк.
Программага, Олы Мәтәскә буасындагы йөзүләрдән тыш, кунакларның Фатих Хөсни музее белән танышуы, авыл халкының язучылар белән очрашуы, Фатих Хөсни исемен йөрткән Олы Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбендә китап укучылар белән аралашу кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз