news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Европа Сабантуе» үткәрелмәячәк

Бу хакта карар «Европа татарлары альянсы» утырышында кабул ителде.

Быел «Европа Сабантуе» үткәрелмәячәк
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 15 июльдә ZOOM платформасында «Европа татарлары альянсы» утырышы узды. Анда Литваның Клайпеда шәһәрендә «Европа Сабантуе»н үткәрү мәсьәләсе каралды.

Утырышны «Европа татарлары альянсы»ның рәисе вазифаларын башкаручы Бари Дианов үткәрде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТК Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләр татарлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Ленара Кутеева катнашты. Ул җыелышта катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять сәбәпле, 2021 елда «Европа Сабантуе»н үткәрмәү турында карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100