Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр күчемсез милек турында белешмәләрнең дөреслеген тикшерергә өнди
Күчемсез милек объектлары хуҗаларының Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләргә аерым игътибар бирүләре сорала. Белешмәләр никадәр дөресрәк булса, кадастр бәясе дә шулкадәр төгәлрәк куелачак. Бердәм реестрдагы мәгълүмат дөреслеккә туры килмәсә, дөресләргә кирәк.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
«Быел Татарстанда бердәм дәүләт реестрында исәпкә куелган барлык җир участокларына дәүләт кадастр бәяләмәсе уздырыла. Барлыгы 1 млн 753 мең участокның бәясен актуальләштерү кирәк. Нәтиҗәләре 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк һәм салым салу өчен кулланылачак», – диде министр.
Фәнил Әһлиуллин җирнең кулланышына аерым игътибар кирәклеген искәртте. «Кадастр бәясен билгеләгәндә, аның роле зур. Кадастр кыйммәте дөрес куелмаган, ешрак арттырып билгеләнүгә китергән хаталар аеруча еш ачыклана», – диде.
Моңа бәйле рәвештә, белгечләр җир хуҗаларын үз җирләренең кайсы максатларда кулланылышы буенча рөхсәтләрен тикшерергә һәм чынлыкта файдаланыла торган итеп үзгәртергә өнди. Бердәм реестр белешмәләре белән Росреестрның рәсми сайтында шәхси кабинетта онлайн-выписка сорап яки «Дәүләт хезмәтләре» дәүләт порталы аша танышырга мөмкин.
Шулай ук, быел элек исәпкә куелган күчемсез милек объектлары хуҗалары турында белешмәләр кертү эшен тәмамларга җыеналар. Бүгенге көндә бу эш 99,94 процент дәрәҗәсендә башкарылган.
«Бу эш четерекле иде, ул 2022 елдан башланды», – дип Фәнил Әһлиуллин шуның өчен Росреестр, БТИ хезмәткәрләренә, муниципаль районнарга, шушы эшкә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз