news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел экологик закон бозучылардан җыелган штрафлар суммасы 13,5 млн. сумнан артып киткән

1190 факт буенча эшләр прокуратурага кадәр барып җиткән, шул ук вакытта дәүләт контролен йомшарткан территориаль идарәләр дә бар, дип белдерде ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов коллегия утырышында

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында быелгы 9 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы үткәрелде. Әлеге министрлыкның структур подразделениеләре һәм региональ дәрәҗәдәге дәүләт табигать заказниклары җитәкчеләре, республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары, Прокуратура, Фәннәр академиясе һәм югары уку йортлары, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашында барган утырышта төп доклад белән министр Әгъләм Садретдинов чыкты.

 Министр китергән мәгълүматлар буенча, 9 айда республика буенча инспекторлар 1995 предприятие, оешма һәм табигать объектларына 5639 тапкыр тикшерү белән чыккан (былтыр шушы ук вакытта – 4981). Дәүләт контроле вакытында табигатьне саклау законын бозуның 5748 очрагы беленгән (былтыр – 7087) һәм шуларның билгеләнгән срокта 5016сы, ягъни 87 проценты тәртипкә китерелгән, 3005 юридик, вазифаи һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозучылардан җыелган штрафлар суммасы 13,5 млн. сумнан артып киткән, 1190 факт буенча эшләр прокуратурага кадәр барып җиткән.

Шул ук вакытта дәүләт контролен, былтыргы 9 ай белән чагыштырганда, барлык төр күрсәткечләр буенча йомшарткан идарәләр бар дип, министр Кама буе (А.Насыйбуллин), Идел-Кама (Р.Әхмәтҗанов), Үзәк (Р.Хөсәенов) территориаль идарәләрне күрсәтте. Аерым алганда, аларның тикшерү нәтиҗәләре 63, 27, 14 процентка кимегән, дәүләт контроле нәтиҗәсе буларак, административ җаваплылыкка тарту буенча да эшчәнлекләре 21, 52, 10 процентка азрак. 

Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт контроленың нәтиҗәлелеген йомшарткан территориаль идарәләр башлыкларын кисәтеп куям: ел ахырына кадәр хәлне уңай якка үзгәртә алмасалар, биләгән вазифаларына туры килмәүләре турында мәсьәлә куелачак, дип, министр баш дәүләт инспекторы белән Экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе башлыгына министрлыкның шушы территориаль идарәләрен үзләренең контролена алырга йөкләмә бирде. Әлеге идарәләргә каршы куеп, министр узган елгы күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан Идел аръягы, Кама аръягы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе территориаль идарәләрен мисалга китерде.

 Коллегия утырышындагы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина белән ТР Фәннәр академиясе президиумы карамагындагы экология проблемалары буенча гыйльми советы рәисе Венера Латыйпова чыгышлары исә экологик проблемаларга аерым тукталуны максат итеп корылган иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100