news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Екатеринбургта Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән

Милли бәйрәмдә Башкортстан һәм Татарстан делегацияләре катнашуы көтелә.

Быел Екатеринбургта Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Быел Екатеринбургта Сабантуй бәйрәме 15 июньдә үткәреләчәк. Бу хакта “Яшен” сайтында хәбәр ителә.

Быелгы Сабан туе 82 нче тапкыр оештырыла һәм Свердловск-Екатеринбургта яңартылган бәйрәмнең 30 еллык юбилее билгеләп үтелә.

Екатеринбургта бәйрәмне Свердловск өлкәсенең “Мирас” татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге, шәһәр хакимияте һәм В.В. Маяковский исемендәге мәдәният паркы оештыра.

Милли бәйрәмдә Башкортстан һәм Татарстан делегацияләре катнашуы көтелә.

"Соңгы елларда төрле милләт вәкилләре яши торган Екатеринбург шәһәрендә Сабан туе татарлар һәм башкортлар өчен генә түгел, ә барлык шәһәрлеләр бәйрәменә әйләнде", - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100