news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикабызда корткыч бөҗәк – ефәк күбәләге 200 мең гектар урманда ачыкланган

Быел корткыч бөҗәк – ефәк күбәлеге Татарстанның 200 мең гектар урман фондында ачыкланган. Бу проблема Нурлат урманчылыгында семинар-киңәшмәдә күтәрелде.

«Безне бу проблема борчый. Быел ефәк күбәләге Татарстанның 200 мең гектар урман фондында ачыкланган. Шуңа күрә безгә нинди чаралар үткәрергә һәм язга әзерләнергә кирәклеген билгеләргә кирәк. Министрлык һәм урманчылыклар ягыннан безнең барлык гамәлләребез үз нәтиҗәләрен бирергә тиеш», – диде семинарда Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Семинарда Татарстанның 10 районыннан профильле белгечләр, шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән урман хуҗалыгы вәкилләре катнашты. Семинарда катнашучылар фикеренчә, тәҗрибә алмашу корткычка каршы көрәшнең гомуми планын төзергә һәм аны юкка чыгаруның оптималь ысулларын табарга ярдәм итәчәк. Шундый чараларның берсе – «нефть белән эшкәртү»не Вишнево-Поляна урманчылыгында күрсәттеләр.

Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, борынгы ысул үзенең нәтиҗәлелеген исбатлый, чөнки ул парсыз ефәк күбәлегенең йомырка салган урыннарын юкка чыгарырга ярдәм итә. Урманчылар волонтерлардан урманнарны корткычлардан саклауда ярдәм итүләрен сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100