news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кылган 989 хокук бозу очрагы билгеле

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык идарәсенә гражданнардан һәм оешмалардан барлыгы 675 гариза һәм шикаять килеп ирешкән

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 11 айда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык идарәсенә гражданнардан һәм оешмалардан 675 гариза һәм шикаять килеп ирешкән (былтыргыдан бу 14 процентка кимрәк), шулар буенча 471 хезмәти һәм 133 оператив тикшерү үткәрелгән.

 Бүген министрлыкта үткәрелгән брифингта әлеге идарә җитәкчесе Рөстәм Вәлиуллов әнә шундый мәгълүматлар китерде. Аның шәрехләвенчә, нәтиҗәдә, гариза һәм шикаятьләрдә әйтелгән 192 факт тулысынча яки өлешчә расланган, расланганнарының 33ендә җинаять эше бар дип табылган, шуларның 16сы исә - ришвәт алу, вазифаи мөмкинлекләрне үз мәнфәгатьләрендә куллану һ.б. төр вазифаи җинаятьләр. Бу җинаятьләр 25 җинаять эше кысаларында тикшерелгән, 21 хезмәткәр җинаять җаваплылыгына тартылган, шуларның 8е хөкем ителгән һәм калганнары буенча эш әле төгәлләнмәгән. Расланган хокук бозу фактларының калган 159ы – закон бозу очраклары, алар өчен 105 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 14е хезмәтеннән  чыгарылган.

Шушы 11 ай эчендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан кылынган 989 хокук бозу очрагы билгеле, былтыр да шул чама иде - 1117, дип белдерде Р.Вәлиуллов.

 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100