Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел ДРКБга самокатлар, питбайкларда йөргәндә имгәнгән 82 бала китерелгән
Ел башыннан Республика балалар клиник хастаханәсенә самокатлар, питбайкларда йөргәндә имгәнгән 82 бала китерелгән.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ДРКБның 2 нче травматология бүлеге мөдире, штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды Руслан Хәсәнов әйтте. Матбугат очрашуында бәхетсезлек очраклары аркасында балалар үлеме, имгәнүе турында сүз барды.
«Былтыр безне питбайк, мотоцикллар хәлдән тайдырды, алардан егылу нәтиҗәсендә җәрәхәтләр велосипед һәм самокаттан егылып имгәнүгә караганда күпкә авыррак», - диде табиб. Аның сүзләренчә, иң аянычы шул: кайбер балалар шулкадәр каты җәрәхәтләр ала ки, аларны хәтта яңадан аякка бастыруы да кыен, бала гомерлеккә инвалид булып калырга мәҗбүр очраклар да була.
Быел 15 майга булган мәгълүматларга караганда, питбайк, квадроцикл һәм башка төр мототранспорттан егылып, 82 бала имгәнгән. Шулар арасыннан 41 очрак электр самокатыннан егылып төшү белән бәйле.
«Апрельдән башлап травматологлар һәр дежур сменасында менә шундый пациентларны кабул итә. Без аларга иртәнге 3-4кә кадәр операция ясыйбыз, аннары сәгать 8дән шундый ук имгәнүләр белән тагын пациентлар килә башлый. Нәтиҗәдә, табиблар менә шундый имгәнүләр күп булганга эштән арып, туеп та китә», - дип әйтте Руслан Хәсәнов.
Аның матбугат очрашуында ата-аналарга мөрәҗәгате җан авазы булып чыкты. Ул ата-аналарның балаларына карата игътибарлы булуларын, балалары имгәнүләргә дучар булмасын өчен, кайгыртып торуларын үтенде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз